Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.05.2020, 10:28

Казан волонтерлары: «Кешеләр ярдәмне рәхмәт әйтеп кабул итә - бу теләсә нинди бүләктән дә яхшырак»

Үзиреклеләр KZN.RU порталына коронавирус инфекциясенә бәйле пандемия чорында үз эшләре турында сөйләделәр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче май, Алинә Бережная). Казан волонтерлары авыр тормыш хәлендә калган шәһәр халкына ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Көн саен үзиреклеләр азык-төлек һәм даруларны сатып алу, китерү буенча пенсионерлардан килгән йөзләгән заказны үтиләр. Волонтерлар Казан халкыннан килгән 6 меңнән артык гаризаны үтәгән. Үзиреклеләр KZN.RU порталына коронавирус инфекциясенә бәйле пандемия чорында үз эшләре турында сөйләделәр.

Әскәр Камалов, 26 яшь, хоккей буенча тренер-укытучы:

Үзизоляция режимы кертелү белән тренерлык эшен туктатып торырга туры килде. Буш вакытым барлыкка килде, мин аны файдалы итеп үткәрергә уйладым һәм волонтерлык хәрәкәтенә кушылдым. Бер заказны үтәп карадым, аннары икенчесен, шулай кереп киттем. Үземнең авыру йоктыра алуым турында уйламыйм, куркыныч һәрвакытта да бар бит. Кешеләр ярдәмне рәхмәт әйтеп кабул итә - бу теләсә нинди бүләктән дә яхшырак.

Ирина Будовниц, 55 яшь, «Радуга добра» хәйрия фондын гамәлгә куючы:

Минем эшчәнлегем кешеләргә ярдәм итү белән бәйле, шуңа күрә пандемия чорында уйлап та тормыйча волонтерлык эшчәнлеген дәвам иттем. Көнгә 3-4 өлкән кешегә булышам. Нигездә дарулар сатып алуны сорыйлар, чөнки үзизоляция чорында аларның даруханәгә чыгу мөмкинлеге юк, ә күп кенә өлкән яшьтәге кешеләр өчен медикаментлар - тормыш өчен бик кирәкле товар. Кайбер әбиләр азык-төлекнең билгеле бер маркасын сатып алуны сорыйлар, алар волонтерларга кибеттә ориентлашу җиңелрәк булсын өчен товарлардан этикеткаларны алдан ук кисеп, әзерләп куялар. Барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәргә тырышам - кибеткә бары тик битлектә генә йөрим һәм башка сатып алучылар белән дистанцияне саклыйм, кулларымны һәрвакыт спирт белән сөртәм.

Айгөл Абашева, 30 яшь, Г.Камал исемендәге театр актрисасы:

Бөтен ил өчен катлаулы бу вакытта минем белән ярдәм итү теләге идарә итә. Миңа файда китерү, җаваплылык хисен тою ошый. Өлкән яшьтәге ялгыз кешеләрне бик кызганам, аларга игътибар һәм кайгырту җитми, ә без булмасак, тагын кем ярдәм итәр. Кешеләрнең реакциясе бөтенләй төрле, кайберләре ярдәмне ышанмыйча, шикләнеп кабул итә, икенчеләре исә шатлыктан елыйлар. Авырып китүдән курку юк, чөнки яхшылык эшләгәндә, бу хакта уйламассың да.

Евгений Дацык, 26 яшь, хоккей буенча тренер-укытучы:

Үзизоляция вакытында минем дустым волонтер булды, бу хәрәкәт турында күп сөйләде, һәм мине дә кызыксындырды. Аннары башка дусларыбыз да эшкә кереште. Беренче заказны бер машинада башкардык, аннары аерылдык. Миңа ярдәм итү авыр түгел, ә мохтаҗ кешеләргә рәхәт. Көнгә якынча 17 заказ үтим. Ялгыз пенсионерларга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә - хәзер ярдәм бик кирәк булган барлык кешеләргә ярдәм итәбез. Үзизоляция режимы тәмамлангач, алга таба да волонтерлык белән шөгыльләнәчәкменме дигән сорауга әлегә җавап бирә алмыйм, һәрхәлдә бу уңай тәҗрибә.

Илдар Хисмәтуллин, 42 яшь, эшмәкәр:

Республикада үзизоляция режимы кертелгәч, волонтерлык хезмәтенә кушылдым. Башта заказлар күп түгел иде, ләкин апрель урталарына алар күбәйде. Заказлар төрле була, нигездә ярма, шикәр һәм башка бакалея товарларын сатып алуны сорыйлар. Минем хәтта үз клиентларым да барлыкка килде. Без алар белән беренче заказны китергәч тә дуслаштык. Бу өлкән яшьтәге кешеләр, аларга бит күбрәк матди ярдәм түгел, ә игътибар, аралашу, аларны тыңлаучыларның булуы кирәк.

Исегезгә төшерәбез, азык-төлек һәм дарулар китерү буенча пенсионерлардан, шулай ук волонтер булырга теләүчеләрдән гаризалар «Ачык Казан» системасында яисә +7(843)236-41-23 (теләсә нинди телефоннардан), 063 (шәһәр телефоннарыннан) телефоннары буенча кабул ителә.

Барлык яңалыклар