«Тере чират» буенча гаризалар һәм документлар кабул ителми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). Казан машина йөртүчеләре ЮХИДИ хезмәтләрен алуга электрон рәвештә генә гариза бирә ала. «Тере чират» буенча гаризалар һәм документлар кабул ителми. Мондый чаралар коронавирус инфекциясе таралуны кисәтүгә юнәлдерелгән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе түбәндәге дәүләт хезмәтләрен тәкъдим итә: йөртүче таныклыкларын алыштыру, транспорт чараларын һәм аларга тагылмаларны теркәү, транспорт чараларына куркыныч йөкләр ташуга рөхсәт бирү турында таныклык бирү, кулланылышта булган тәгәрмәчле транспорт чарасы конструкциясенә үзгәрешләр кертүгә рөхсәт бирү, конструкциягә кертелгән куркынычсызлык таләпләренә үзгәрешләр белән транспорт чарасының туры килүе турында таныклык бирү.
Гаризаны электрон рәвештә биргәндә һәм акчасыз түләү кулланганда - дәүләт пошлинасы 30%-ка түбәнрәк, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлегендә.
ЮХИДИ дәүләт хезмәтләре һәм аларны бирү тәртибе, адреслар, бүлекчәләрнең эш графигы турындагы мәгълүматны Россия Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтында, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында, шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе рәсми сайтында табарга мөмкин.