В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар «Аерым белем бирү оешмасының иң яхшы эш тәҗрибәсе» номинациясендә беренчелеккә чыкты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь). Казан укытучылары Әлфия Галиева һәм Гөлназ Галиева «Россия халыклары телләре һәм мәдәнияте: саклау һәм үстерү» иң яхшы практикалар конкурсында җиңүче булдылар. Алар «Аерым белем бирү оешмасының иң яхшы эш тәҗрибәсе» номинациясендә җиңү яулады.
Конкурста Россиянең 51 субъектыннан вәкилләр катнашты. 110 катнашучы җиңүче исемен алды. «Төбәк дәрәҗәсендәге иң яхшы тәҗрибә» номинациясендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җиңде. «Муниципаль дәрәҗәдәге иң яхшы тәҗрибә» номинациясендә Яр Чаллы укытучысы Айгөл Гыйззәтуллина, Чистайдан ике педагог – Гөлия Җәләлетдинова һәм Лилия Мәзгутова җиңде. «Җәмәгатьчелек белән бергә эшләү буенча иң яхшы тәҗрибә» номинациясендә Яшел Үзән кызы Эльвира Камалиевага өстенлек бирелде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
«Россия халыклары телләре һәм мәдәнияте: саклау һәм үстерү» иң яхшы тәҗрибәләр конкурсы темасына багышланган түгәрәк өстәл 21-нче октябрьдән 22-нче ноябрьгә кадәр үткәрелде. Аны РФ Мәгариф министрлыгы оештырды. Проектның максаты - Россия халыкларының телләрен саклау һәм үстерү эшчәнлеген актуальләштерү һәм стимуллаштыру, традицион халык мәдәнияте кыйммәтләрен популярлаштыру, Россия Федерациясе халыкларының рухи мирасына кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыру.