Казанның яшь профессионаллары милли чемпионатка әзерлек, үз һөнәрләренә карата кызыксыну һәм мәхәббәт турында сөйләделәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче февраль, Алинә Бережная). 21-24 майда Казанда узачак " Яшь профессионаллар" милли чемпионатында катнашучылар сөйләделәр KZN.RU порталына WorldSkills хәрәкәте аларның тормышын ничек үзгәртүе, үз сәләтләрен табарга ярдәм итүе һәм җиңү юлында нинди кыенлыкларны җиңәргә туры килүе турында сөйләделәр.
Даниль Җәләев, 19 яшь, Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы, "ювелир" белгечлеге, 2 курс, "ювелир эше" компетенциясе:
Башта мин "рәссам-оформитель" белгечлегенә укырга керергә теләдем, тик бер укытучы зәркәнчегә укырга күндерде. Һәм мин жәлләмим. Әгәр мин башка белгечлек сайлаган булсам, "ювелир" компетенциясендә WorldSkills чемпионатында катнаша алмаган булыр идем. Хәзер без ныклап шөгыльләнәбез, көнгә 6 сәгать әзерләнәбез, әмма уку турында да онытмыйбыз, тренировкалар алдыннан сәгать ярым парларга йөрибез. Мондый режимда яшәү шактый катлаулы, әмма минем максатым бар, һәм мин аңа ышаныч белән барам. Узган ел Мин WorldSkills төбәк этабында катнаштым, анда 3-нче урынны алдым, быел 1-нче урынны яуладым, шуның нәтиҗәсендә ТР җыелма командасы составына кердем. WorldSkills - ул уникаль хәрәкәт, ул карьера баскычыннан алга китәргә мөмкинлек бирә. Мин яхшы оста булырга һәм үз зәркән остаханәмне ачарга хыялланам.
Айсылу Нуретдинова, 20 яшь, Казан сәүдә-икътисад техникумы, 4 курс, "җәмәгать туклануы менеджеры" белгечлеге, "ресторан сервисы" компетенциясе:
WorldSkills хәрәкәтендә мин беренче курстан ук, һәм минем өчен бу мавыгу түгел, ә яшәү рәвеше. Дүрт ел эчендә әлеге хәрәкәт аркасында мин илнең күп кенә шәһәрләрендә булып кайттым. Бу сәяхәтләр рухландыра. Мин Россия җыелма командасы составына үз компетенциям буенча кердем инде, һәм минем өчен бу зур җиңү, әмма ирешелгәннәрдә тукталып калырга теләмим, шуңа күрә яңа максатларга омтылам. Мине дәрәҗәле рестораннарга эшләргә чакыралар, шулай ук ресторан сервисы буенча төрле мастер-класслар үткәрәм. Октябрь аеннан графигым шактый киеренке – ялларсыз өч атна шөгыльләнәм, бер атна ял итәм. Минем компетенция җиңел булып тоелса да, шактый катлаулы. Биредә ресторан сервисының барлык нечкәлекләрен белергә кирәк, ә бу официант, бариста, бармен, шәраблар буенча сомелье һәм пешекче эшләре.
Игорь Мишечкин, 21 яшь, Казан кооператив институты, "җәмәгать туклануы инженер-технологы" белгечлеге, 2 курс, "икмәк пешерү" компетенциясе:
Пекарь эше гади генә түгел - биредә физик көч һәм түземлек кирәк. Мич янына яхшы кәеф белән генә килергә кирәк, ул вакытта һичшиксез, камыр ризыклары тәмле килеп чыга. Җиңү өчен мин күп шөгыльләнәм, шуның кадәр яхшырак килеп чыга. Иң кызыклы һәм бер үк вакытта катлаулы модуль - барлык детальләр дә ашарга яраклы булырга тиешле камырдан скульптура әзерләү.
Суфия Миңнебаева, 16 яшь, КМИТУ-КАИ инженерлык лицей-интернаты, "CAD инженерлык дизайны" компетенциясе:
Бу минем беренче зур ярышым булачак, моңа кадәр мин WorldSkills Junior ярышларында катнаштым, анда зур җиңүләргә ирештем. Хәзер минем максат, яшь булуыма карамастан, май аенда узачак ярышларда лидерлыкка чыгу. Җиңү өчен мин күп шөгыльләнәм, көнгә 4 сәгать вакыт китә, әмма моннан тыш, укыйм да. Минем өчен WorldSkills - булачак һөнәрем белән билгеләнергә ярдәм иткән хәрәкәт, мин үз тормышымны инженер дизайнына багышларга телим, барысы да әйбәт булыр дип уйлыйм.
Фидель Хуҗин, 19 яшь, Мәгълүмати технологияләр техникумы, "компьютер челтәрләре" белгечлеге, 4 курс, "Видеоҗитештерү" компетенциясе:
Балачактан компьютерны яраттым, шуңа да алар белән бәйле белгечлеккә укырга кердем. Ярышлар якынлашкан саен, дулкынлану хисе арта. Тренировкалардан тыш, мин үзем заказга төрле реклама роликларын төшереп шөгыльләнәм. Минем компетенция иҗади һәм өч модульдән тора - трейлер, питчинг (роликның баш героен тәкъдир итү) һәм монтаж белән төшерү үзе. WorldSkills минем өчен - ул үз күнекмәләремне камилләштерергә, заманча техника белән эшләргә һәм иҗади балалар белән танышырга мөмкинлек бирә, чөнки чемпионатларда үз эшләрендә иң яхшылары очраша.
Анастасия Фарагина, 18 яшь, "җәмәгать туклануы технологы" белгечлеге буенча халыкара сервис көллияте, 3 курс, "кондитер эше" компетенциясе:
Беренче вакытта күнегүләр ясау авыр булды, чөнки мин технологка өйрәнәм, ә "кондитер эше" компетенциясендә катнашам. Тәҗрибәле экспертлар җайлашырга ярдәм итте, моннан тыш, мин үзем профессиональ әдәбиятны өйрәндем һәм хәзер үземне ышанычлырак хис итәм. Ярышларга җиңү артыннан барам, чөнки минем өчен яңа һөнәр үзләштерүгә шундый зур юл ачылды.
Роман Минин, 19 яшь, "пешекче-технолог" белгечлеге буенча Халыкара сервис көллияте, 3 курс, "Пешекче эше" компетенциясе:
Мин WorldSkills икенче ел катнашам һәм бу хәрәкәт миңа елдан-ел күбрәк ошый. Биредә мин профессиональ осталыгымны гына түгел, үземне эштә дә күрсәтә алам. Әйтик, узган ел төбәк чемпионатында мин Казан ресторанының бер дәрәҗәле шеф-пешекчесе белән таныштым, шуннан соң ул мине үз командасына чакырды. Мин үз эшемнең чын профессионалы булырга телим, шуңа күрә мине күп сәгатьлек тренировкалар, киеренкелек һәм башка тышкы факторлар куркытмый.