Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.05.2019, 10:57

Казан студентлары тарихта беренчеләрдән булып Россия студентлар язының ике гран-при бүләгенә лаек булдылар

Төп студентлар фестивале быел Россиянең 80 төбәгеннән сайлап алу этапларында җиңгән 3 меңнән артык кешене берләштерде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май, Алена Мирошниченко). Казан студентлары Татарстан җыелма командасы составында төбәк программасында һәм гомуми зачетта Россия студентлар язының ике Гран-приена лаек булдылар. Узган ял көннәрендә Пермьдә тәмамланган «Россия Студентлар язы» XXVII фестивале нәтиҗәләре турында бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов сөйләде.

Төп студентлар фестивале быел Россиянең 80 төбәгеннән сайлап алу этапларында җиңгән 3 меңнән артык кешене берләштерде. Атна дәвамында алар музыка, хореография, театр, оригиналь жанр, журналистика һәм төбәк программалары кебек юнәлешләрдә көч сынашты. Казан студентлары аларның һәркайсында лауреат булдылар. А.Фәизов Татарстан делегациясенең 98 катнашучысыннан 95-е – республика башкаласының түбәндәге югары уку йортлары студентлары булуын билгеләп үтте: КФУ, КНИТУ-КАИ, КНИТУ-КХТИ, КДАТУ, Тимирясов исемендәге КИУ һәм ТИСБИ Идарә институты. «Безнең егет-кызларыбыз көчле конкуренция шартларында Казанның Россия талантлы яшьләре һәм студентлары үзәге булуын тагын бер кат раслады», - дип ассызыклады спикер.

Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Студентлар вузларда белем алып кына калмыйча, актив тормыш белән дә яши. Аның фикеренчә, алар үзләренең иҗади сәләтләрен гамәлгә ашырып кына калмыйча, Россиядә иң яхшылары булуын да күрсәтә. «Татарстан Республикасы башкаласына мең яшь булуга карамастан, Казан - студентлар шәһәре, бездә күп санлы югары уку йортлары һәм креатив, талантлы студент яшьләр бар», - дип ассызыклады ТР башкаласы Мэры һәм фестиваль җиңүчеләрен югары бүләк белән котлады.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 20.05.2019
Видеорепортаж
20.05.2019 10:42
Казан студентлары тарихта беренчеләрдән булып «Россия Студентлар язы»ның ике гран-при бүләген яуладылар
Барлык яңалыклар

Казан студентлары тарихта беренчеләрдән булып Россия студентлар язының ике гран-при бүләгенә лаек булдылар

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май, Алена Мирошниченко). Казан студентлары Татарстан җыелма командасы составында төбәк программасында һәм гомуми зачетта <a href="https://www.kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/gran-pri-rossiyskoy-studvesny-zavoevala-respublika-tatarstan/" target="_blank">Россия студентлар язының</a> ике Гран-приена лаек булдылар. Узган ял көннәрендә Пермьдә тәмамланган «Россия Студентлар язы» XXVII фестивале нәтиҗәләре турында бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов сөйләде. </p> <p> Төп студентлар фестивале быел Россиянең 80 төбәгеннән сайлап алу этапларында җиңгән 3 меңнән артык кешене берләштерде. Атна дәвамында алар музыка, хореография, театр, оригиналь жанр, журналистика һәм төбәк программалары кебек юнәлешләрдә көч сынашты. Казан студентлары аларның һәркайсында лауреат булдылар. А.Фәизов Татарстан делегациясенең 98 катнашучысыннан 95-е – республика башкаласының түбәндәге югары уку йортлары студентлары булуын билгеләп үтте: КФУ, КНИТУ-КАИ, КНИТУ-КХТИ, КДАТУ, Тимирясов исемендәге КИУ һәм ТИСБИ Идарә институты. «Безнең егет-кызларыбыз көчле конкуренция шартларында Казанның Россия талантлы яшьләре һәм студентлары үзәге булуын тагын бер кат раслады», - дип ассызыклады спикер. </p> <p> Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Студентлар вузларда белем алып кына калмыйча, актив тормыш белән дә яши. Аның фикеренчә, алар үзләренең иҗади сәләтләрен гамәлгә ашырып кына калмыйча, Россиядә иң яхшылары булуын да күрсәтә. «Татарстан Республикасы башкаласына мең яшь булуга карамастан, Казан - студентлар шәһәре, бездә күп санлы югары уку йортлары һәм креатив, талантлы студент яшьләр бар», - дип ассызыклады ТР башкаласы Мэры һәм фестиваль җиңүчеләрен югары бүләк белән котлады. </p>