Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.05.2023, 16:25

Казан спортчылары брейкинг буенча бөтенроссия ярышларында ике алтын медаль яулады

Ярышларда Россия Федерациясенең 31 субъектыннан 600 дән артык кеше катнашты.

Фото: Бөтенроссия акробатик рок-н-ролл һәм заманча спорт биюләре федерациясе

(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы май). Казанлылар Break Rumble серияле брейкинг буенча бөтенроссия ярышларында җиңүче булдылар. Илнең 31 субъектыннан 600 дән артык спортчы катнашындагы ярышлар 6 нчы һәм 7 нче майда Псковта узды.

Мәсәлән, Нәҗип Миникаев 19 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында «брейкинг» олимпия дисциплинасында җиңү яулады. Ә 19 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында «брейкинг-команда ярышлары» дисциплинасында Казанның Original People командасы иң көчлесе булды, аның составында Нәҗип Миникаев, Павел Мухин һәм Альберт Хәкимов чыгыш ясады.

Тагын бер казанлы Әмир Закиров 10-12 яшьлек яшүсмерләр арасында «брейкинг» дисциплинасында көмеш медаль алды, дип хәбәр итә ТР Акробатик рок-н-ролл һәм заманча спорт биюләре федерациясе.

Шулай итеп, Татарстан җыелма командасы спортчылары ярышлардан ике алтын һәм бер көмеш медаль алып кайттылар. Алда аларны берничә тренировка җыеннары һәм 23-25 нче июньдә Мәскәүдә узачак Breaking Summer Fest халыкара турнирына әзерлек көтә.

Барлык яңалыклар