Төмәндә ярышлар илнең 12 төбәгеннән 478 көрәшчене берләштерде.
Фото: «Тасма» олимпия резервы спорт мәктәбе
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче октябрь). Казан спортчылары Дзюдо буенча бөтенроссия ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Ярышлар 8 нче октябрьдән 9 нчы октябрьгә кадәр Төмәндә узды, медальләр өчен илнең 12 төбәгеннән 478 егет һәм кыз көч сынашты.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Казанның «Батыр» һәм «Тасма» спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр 7 медаль яулады: Ангелина Бочкарева, Ислам Шиһапов, Илья Симонов, Тигран Вардикян алтын медаль алды, Айрат Вафин, Станислав Кривошеев – көмеш, Кирилл Еремин – бронза.
Ярышларда Татарстан данын барлыгы 15 спортчы яклады, аларның 8 е медальләр белән кайтты (Алабугадан Искәндәр Әхмәдалиев бронза алды), дип хәбәр итә ТР Дзюдо федерациясе матбугат хезмәте.