7-12 ноябрьдә Казанда кыска арага йөзү буенча Россия чемпионаты уза.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь). Казан спортчылары Егор Куимов, Никита Королев, Азалия Закирова һәм башкалар Татарстан Республикасы җыелмасы составына керделәр. Алар шәһәрне һәм төбәкне кыска арага йөзү буенча Россия чемпионатында тәкъдим итәчәкләр.
Ярашлар 7-12 ноябрьдә Казанның су спорт төрләре сараенда узачак. Илнең 850, шул исәптән Татарстанның 80 йөзүчесе 46 дисциплинада чемпион титулы өчен көрәшәчәк. Спортчылар чыгышларын 50 кеше составында хөкемнәр коллегиясе бәяли, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы.
Искәртергә кирәк, Татарстан кыска арага (25 м) йөзү буенча Россия чемпионатын бишенче тапкыр кабул итә. Турнир Россия Федерациясенең Спорт министрлыгы ярдәме белән уздырыла.