«Акватика» тәрбияләнүчеләре өч алтын һәм бер көмеш медаль яуладылар
Фото: «Акватика» су спорт төрләре буенча республика олимпия резервы спорт мәктәбе
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче июнь). «Акватика» су спорт төрләре буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре суга сикерү буенча Россия беренчелеге җиңүчеләре булдылар. Ярышлар 5-11 нче июньдә Пензада узды.
Өч метрлы трамплиннан синхрон сикерүдә Әмирә Кужахмедова һәм Амалия Баһаветдинова иң яхшылары булды. Ә Александр Копылов метрлы трамплиндан сикерүдә беренче һәм вышкадан сикерүдә икенче булды.
Шулай итеп, Казан спортчылары ярышлардан өч алтын һәм бер көмеш медаль алып кайттылар, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы.
Ярышларда Россиянең һәм Белоруссиянең 14 төбәгеннән сигез яшьтән 13 яшькә кадәрге 250 кеше катнашты.