В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәлагә юлыккан хайван турында шәһәрлеләр хәбәр иткән.
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе
Көндез диспетчерлык хезмәте телефонына казанлылар шалтыраткан, алар «Локомотив» пляжы янында ярдан 200 метр ераклыктагы бозда йортсыз хайван булуы турында хәбәр иткәннәр. Дежур бригада һава мендәрендәге махсус суднода оператив рәвештә шунда юл тоткан. Гидрокостюмдагы коткаручы суда агып баручы бозга төшә һәм хайванны суднога күчерә. Эт курыккан була, әмма үзен тыныч тота, ярга чыгуга аны иреккә җибәрәләр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә халыкка язын бозга чыгу куркынычы турында искәртәләр. Судагы боз ярылырга яки әйләнергә һәм кешеләр капланырга мөмкин.