В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Автомобильне тикшергән вакытта алар үсемлекләрдән ясалган 18 кг тыелган матдә тапканнар.
Фото: Денис Гордийко
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, автомобиль йөртүче үзен шикле тоткан һәм нык борчылган. Транспортны тикшергәндә, алгы һәм арткы утыргычлар тышлыгы астында үсемлекләрдән ясалган матдәле 18 пакет табылган һәм экспертизага җибәрелгән. Брикетларда ир-атның гомуми массасы 18 килограммнан артык булган гашиш наркотик матдәсен ташуы ачыкланган.
Шикләнелүче хокук тәртибе сакчыларына узган елның октябрендә легаль булмаган интернет-кибеткә ташучы булып эшкә урнашуы турында сөйләгән. Куратор кушуы буенча ул Ленинград өлкәсенең бер трассасындагы юл читендә наркотикларның зур партиясен алган һәм аларны сату өчен Уфага илтергә тиеш булган.
РФ Җинаять кодексының 30 нчы маддәсенең 3 нче өлеше, 228.1 нче маддәсенең 5 нче өлешендә каралган «Наркотик чараларны, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын законсыз җитештерүгә, сатуга яки күчерүгә омтылу» җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-ат кулга алынган.