Быел җиңүчеләрне ике категориядә сайлап алачаклар – алар бер миллион сумлык төп акчалата призны бүлешәчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
Җиңү өчен 1-11 нче сыйныф укучыларының соло башкаручылары да, иҗади коллективлары да көрәшәчәк. Конкурсантлар номерларны дүрт юнәлештә тәкъдим итәчәк: музыкаль, театраль, бию һәм оригиналь.
Быел җиңүчеләрне ике категориядә сайлаячаклар: кече төркем (800 укучыга кадәр белем алучы мәктәп) һәм зур төркем (800 дән артык укучы булган мәктәп). Шулай итеп, аларга бер миллион сум күләмендә төп акчалата бүләк бүлеп биреләчәк.
ТР башкаласы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе хәбәр иткәнчә, мәктәп эчендәге этап 18 нче февральгә кадәр дәвам итәчәк. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, узган ел «Озын тәнәфес» фестиваленең җиңүчесе Совет районының 11 нче күп профильле лицее булды. Гала-концертта шәһәрнең 12 мәгариф учреждениесе катнашты. Конкурска барлыгы 2 меңнән артык бала гариза җибәрде.