Казанда интернат биналары булган муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм итүгә грантлар алу буенча конкурс старт ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче апрель). Казанда интернат биналары булган муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм итүгә грантлар алу буенча конкурс старт ала. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды. Мәктәпләрдә укыту-тәрбия барышының сыйфатын үстерүгә булыша торган түгәрәкләр, клублар һәм төрле секцияләр булдыру һәм аларның эшен оештыру максатыннан ярдәм күрсәтеләчәк.
Конкурс ике этапта уздырыла. Читтән торып катнашу этабы 26-29 апрельдә үтәчәк. Әлеге вакытка мәктәп укучыларының олимпиадаларда, интеллектуаль конкурсларда һәм төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашу нәтиҗәлелеген раслаучы документлар, аларның нәтиҗәләре турындагы белешмә бирергә кирәк.
6-нчы майдан алып 8-нче майга кадәр узачак икенче этапта катнашучылар мәктәп-интернатта укыту-тәрбия процессының сыйфатын арттыруга ярдәм итә торган түгәрәкләр, клублар һәм төрле секцияләр эшчәнлеге проектын яклаячаклар. Түгәрәкләрнең, клубларның һәм төрле секцияләрнең эшчәнлек юнәлешләренең актуальлеге, яңалыгы, уку-тәрбия процессының сыйфатын арттыруга ярдәм итә торган максатчанлыгы, проектны гамәлгә ашыру өчен кирәкле база булу, укыту-тәрбия процессының сыйфатын арттыруга ярдәм итә торган төрле түгәрәкләрнең, клубларның һәм төрле секцияләрнең практик тормышка ашырылу нәтиҗәләрен прогнозлау урында уздырыла торган этапта сайлап алу критерийлары булып торачак.
Җиңүче - 300 мең сум, икенче һәм өченче урыннарны алган мәктәпләр 250 мең сум акча алачак. 4-нче урын өчен 200 мең сум күләмендә грант каралган.