Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.04.2019, 09:50

Казан укучылары рус теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы призларына ия булдылар

Бүләк Россия югары уку йортларының профильле юнәлешләренә керү имтиханнарыннан башка узарга мөмкинлек бирә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). Казан укучылары рус теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы призларына ия булдылар. Йомгаклау этабы Мәскәүдә 1-нче апрельдән 6-нчы апрельгә кадәр Россия Халыклар дуслыгы университеты базасында узды. Анда бөтен Россиядән 236 укучы катнашты, алар арасында 8 Татарстан вәкиле дә бар иде.

Финалга чыгучылар икешәхси язма тур узды, рус теле белгечләре конкурсында катнаштылар, экскурсия һәм мастер-классларда булдылар, галимнәр, журналистлар, психологлар лекцияләрен тыңладылар. Укучыларны Россия Фәннәр академиясе, Россия мәгариф академиясе укытучылары һәм галимнәре, шулай ук Россиянең әйдәп баручы университетлары: МДУ, СПбДУ, РУДН, МПДУ, ВШЭ һәм башкалар бәяләде.

Казан шәһәре Вахитов районының 131-нче номерлы лицееның 9 һәм 10-нчы сыйныф укучылары Елена Батракова һәм Татьяна Лукоянова Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы призерлары булдылар. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләп үткәнчә, әлеге бүләк укучыларга Россия югары уку йортларына керү имтиханнарыннан башка профильле юнәлешләргә укырга керү мөмкинлеге бирә.

Барлык яңалыклар

Казан укучылары рус теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы призларына ия булдылар

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). Казан укучылары рус теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы призларына ия булдылар. Йомгаклау этабы Мәскәүдә 1-нче апрельдән 6-нчы апрельгә кадәр Россия Халыклар дуслыгы университеты базасында узды. Анда бөтен Россиядән 236 укучы катнашты, алар арасында 8 Татарстан вәкиле дә бар иде.<br> </p> <p> Финалга чыгучылар икешәхси язма тур узды, рус теле белгечләре конкурсында катнаштылар, экскурсия һәм мастер-классларда булдылар, галимнәр, журналистлар, психологлар лекцияләрен тыңладылар. Укучыларны Россия Фәннәр академиясе, Россия мәгариф академиясе укытучылары һәм галимнәре, шулай ук Россиянең әйдәп баручы университетлары: МДУ, СПбДУ, РУДН, МПДУ, ВШЭ һәм башкалар бәяләде. </p> <p> Казан шәһәре Вахитов районының 131-нче номерлы лицееның 9 һәм 10-нчы сыйныф укучылары Елена Батракова һәм Татьяна Лукоянова Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы призерлары булдылар. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләп үткәнчә, әлеге бүләк укучыларга Россия югары уку йортларына керү имтиханнарыннан башка профильле юнәлешләргә укырга керү мөмкинлеге бирә. </p>