Ярыш Бухарестта узды, анда 11 илдән командалар катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь). Казан укучылары Илдар Гайнуллин һәм Азат Исмәгыйлев информатика буенча Romanian Master of Informatics VII Халыкара олимпиадасының алтын һәм бронза призерлары булдылар. 9-12-нче октябрь көннәрендә Бухарестта интеллектуаль ярыш узды һәм 11 илдән командаларны үзенә җыйды.
Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Чиләбедән килгән Россия укучылары барлыгы 13 медаль яулады. Бүләк ияләре кергән Казан командасы – Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укучылары, турнирның иң яхшы ун җыелма командасы арасына керде. Алтын медальгә Илдар Гайнуллин ия булды, ә бронза медальгә Азат Исмәгыйлев лаек булды. Балаларны Сергей Михайлин һәм Константин Скобельцын әзерләде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Илдар Гайнуллин – информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының абсолют җиңүчесе һәм IOI-2019 информатика буенча Халыкара олимпиаданың «алтын» иясе.