Конкурсның финалында Россия, Үзбәкстан һәм Украинадан 40 укучы көч сынашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы гыйнвар). Казанның өч укучысы – Никита Колесников, Владислав Храмов һәм Данил Сибгатуллин - математика буенча GS Group халыкара конкурсында җиңүче булдылар. Калининград өлкәсенең Гусев шәһәрендә узган конкурсның финалында Россия, Үзбәкстан һәм Украинадан 40 укучы көч сынашты.
Конкурста Россиянең 85 субъектыннан, 20 якын һәм ерак чит илләрдән барлыгы 5 мең 311 кеше катнашты. 10 кеше җиңүче булды. Казанлылардан тыш, алар арасында Яр Чаллы укучысы Юрий Потапов та бар иде.
Барлык 10 җиңүче дә кыйммәтле бүләкләр алды: унберенче сыйныф укучыларына техник белгечлек буенча югары уку йортында беренче ел уку дәвамында махсус стипендияләр биреләчәк. Ә 9-нчы һәм 10-нчы сыйныф укучылары имтиханнардан башка илнең иң яхшы профильле мәктәпләренең берсенә – Санкт-Петербургтагы 239-нчы Президент физика-математика лицеена укырга керә ала.
Моннан тыш, «Мин чишәм!» бәйгесендә финалда иң күп балл җыйган иң яхшы педагог билгеләнде. Бу - 131-нче лицейның Казан укытучысы Вадим Шурыгин, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.