В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Йомгаклау этаплары 20-нче марттан 26-нчы мартка кадәр Екатеринбургта һәм Белгородта узды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март). Казан укучылары икътисад һәм химия буенча бөтенроссия олимпиадалары призерлары булдылар.
20-нче марттан 26-нчы мартка кадәр Екатеринбургта икътисад буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды, анда үз белемнәрен Татарстаннан 13 укучы күрсәтте. Интеллектуаль ярыш нәтиҗәләре буенча призерлар арасына Вахитов районының 131-нче номерлы лицееның 11-нче сыйныф укучылары Руслан Мөхәммәтшин һәм Ян Шнейдман керде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Химия буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы шул ук көннәрдә Белгородта узды. Ярышта Казаннан 25 укучы катнашты. Аларның икесе – Вахитов районының 131-нче лицее укучылары – Никита Перов һәм Ярослав Тимофеев – җиңүче булды. Призерлар арасына Татарстан башкаласыннан тагын җиде укучы керде: Вахитов районының 131-нче номерлы лицее укучылары Мансур Хисамиев, Игорь Бәширов һәм Руслан Гәрәев, КФУның IТ-лицее укучысы Арина Алеева, КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укучылары Лия Хәсәншина һәм Булат Гайнетдинов, Мәскәү районының 2-нче номерлы лицей-интернат укучысы Кәрим Кәримуллин.