Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.04.2024, 12:18

Казан укучылары математика буенча халыкара олимпиадада җиңү яулады

Ярышлар 25-30 нчы мартта Төркмәнстанда узды

Фото: Денис Гордийко

Казан укучылары Көнчыгыш дөньяның бөек фикер иясе һәм классик шагыйре Мәхтүмкүли Фрагиның тууына 300 ел тулуга багышланган халыкара математика олимпиадасында беренче өч урынны яуладылар.

Ярышлар 25-30 нчы мартта Төркмәнстанда узды. Татарстан җыелма командасын Казан һәм Чаллыдан 9 нчы сыйныф укучылары тәкъдим итте. Алтын медальгә Вахитов районының 131 нче лицееннан Тимур Таҗиев һәм КФУның Лобачевский исемендәге лицееннан Михаил Краюшкин лаек булды.

Казанның Мәскәү районы 2 нче лицей-интернаты укучысы Данил Осипов һәм Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясе укучысы Камилла Мугатарова икенче урынны яуладылар. Бронза медальне Вахитов районының 131 нче лицее укучысы Глеб Чихирев алды.

Моннан тыш, Россия җыелма командасы ярышларда беренче гомумкоманда урынын алды. «Олимпиада вакытында төрекмән халкының уникаль мәдәнияте, тарихы һәм традицияләре белән танышу мөмкинлеге булды», – дип билгеләп үттеләр ТР Мәгариф министрлыгында.

Олимпиадада Азәрбайҗан, Болгария, Белоруссия, Иран, Казахстан, Кытай, Катар, Россия, Согуд Гарәбстаны, Таҗикстан, Төркия һәм Үзбәкстан укучылары катнашты.

Барлык яңалыклар