В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Интеллектуаль ярышларда бөтен илдән 300 гә якын укучы катнашты
Яшь казанлылар Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы вакытында үзләрен күрсәтте. Алар дөньяви сәнгать культурасын һәм астрономияне белүгә багышланган интеллектуаль ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.
МХК буенча олимпиаданың финал этабында 295 укучы катнашты. Иң яхшылар дип 122 нче гимназия укучылары Алия Сәмитова һәм Зарина Мәрдәнова, 131 нче лицей укучысы Яна Пьянова, 39 нчы мәктәп укучысы Розалина Зиатдинова, Н.И.Лобачевский лицее укучысы Асель Гыйльманов һәм 189 нчы гимназия укучысы Мәрьям Идрисова танылды.
122 нче гимназия укучысы Суфия Заһидуллина, 39нчы мәктәп укучысы Лиана Маслова, 131 нче лицей укучысы Надежда Костенко һәм 7 нче гимназия укучысы Камилла Сафиуллина призлы урыннарны алды, дип хәбәр иттеләр шәһәр мәгариф идарәсендә.
Астрономия буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында Татарстанның бердәнбер вәкиле – 2 нче лицей-интернат укучысы Хәким Хәмитов. Ул призлы урын яулады. Финалда бөтен илдән 292 укучы катнашты.