Шәһәрдә «Заработай сам» сервисын эшләтеп җибәрделәр, аның ярдәмендә яшүсмерләр үзләрен дизайнерлар һәм smm-менеджерлар ролендә сынап карый ала.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь). Казанда укучылар өчен түләүле стажировкалар «Заработай сам» сервисы эшли башлады. Яңа проектны «Благие дела» хәйрия фонды эшләтеп җибәрде. Үз идеяләрен тормышка ашырырга һәм моның өчен түләү алырга тәҗрибәле остазлар ярдәм итәчәк.
Сервистан 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге казанлылар файдалана ала. Алар үзләрен дизайнерлар, режиссерлар, операторлар, алып баручы, smm-менеджерлар һәм башка кирәкле һөнәр белгечләре ролендә сынап караячаклар.
Гаризалар 29-нчы июньгә кадәр кабул ителә, стажировкалар үзләре 1-нче июльдә башлана. Өстәмә мәгълүматны проектның социаль челтәрләрдәге битендә яки +7(843)246-20-55 телефоны аша алырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.