Лекцияне "Россиянең Ел укытучысы-2018" Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе Алихан Динаев үткәрәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче март). 22 мартта җәмгыять белеме буенча бердәм дәүләт имтиханына әзерлек буенча онлайн-лекция узачак. Дәресне "Россиянең Ел укытучысы – 2018" Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе, Чечен Республикасының халык укытучысы, Грозныйның 1-- нче математика мәктәбенең җәмгыять белеме һәм хокук укытучысы Алихан Динаев үткәрәчәк.
Турыдан-туры эфирда эксперт имтиханнарга әзерләнү өчен вакытны максималь файда белән ничек файдаланырга, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен типик хаталарны булдырмас өчен нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләячәк. Шулай ук онлайн-трансляция барышында укучылар экспертка үз сорауларын бирә алачаклар, дип хәбәр ителә Россия Мәгариф министрлыгы сайтында.
Дәрескә Россия Агарту министрлыгының "ВКонтакте" социаль челтәрендәге рәсми битендә 16.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кушылырга мөмкин булачак. Трансляция тәмамланганнан соң, Россия Агарту министрлыгының берләшмәсендә язма сакланачак.
Исегезгә төшерәбез, алдагы онлайн-консультация профильле математика буенча бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлеккә багышланган иде.