В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Укулар 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге мәктәп укучылары өчен үткәреләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге Казан укучылары Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы базасында төзелгән IT-cube Балалар ИТ-иҗат үзәгендә бушлай укый алачак.
Курсларга керү өчен укучылар ике кабул итү сынавын үтәргә тиеш: онлайн-тест тапшырырга һәм техникум укытучысы белән әңгәмә узарга.
Укулар тугыз ай дәвамында берничә юнәлеш буенча үткәреләчәк: атнага ике тапкыр ике академик сәгать, дип хәбәр итә ТР саннар министрлыгы матбугат хезмәте. Укуга гаризалар 25-нче августка кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефон буенча алырга мөмкин: +7(843)203-55-55.