В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Беренчеләр хәрәкәте» алдынгылары һәм 107 нче гимназиянең профильле сыйныф укучылары делегация составына керде
Фото Илья Вольфсонның тг-каналыннан алынды
Конституция көне алдыннан Казанның мәктәп укучылары делегациясе Россия Дәүләт Думасында булды. 107 нче гимназиянең «Беренчеләр хәрәкәте» алдынгылары һәм «Шәһәр идарәсе» профильле сыйныф укучылары өчен парламентның түбән палатасына экскурсияне Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон оештырды.
Укучылар Россиядә парламентаризмның барлыкка килү тарихы, закон чыгара торган хакимият эше белән танышты. Балалар сәяси фракцияләр биналарында булды, депутатлар эшенең ничек оештырылуын күрделәр, кунаклар өчен каралган балконда булдылар һәм пленар утырыш барышын күзәттеләр.
Бу елны гимназия укучылары экскурсиягә беренче тапкыр кушылды, узган ел аны «Беренчеләр хәрәкәте» алдынгылары өчен генә үткәргәннәр иде.
«Укучыларның дәүләт төзелешен мәктәп дәреслекләрендә укып белүе белән беррәттән, әлеге процессны үз күзләре белән күрүләре мөһим. Бүген биредә укуда, спортта һәм иҗтимагый проектларда үзләренең лидер булуларын исбатлаучылар бар. Бәлки, киләчәктә аларның берәрсе бу залга депутат буларак керер», - диде Илья Вольфсон.
Исегезгә төшерәбез, Яңа Савин районының 107 нче гимназиясендә «Шәһәр идарәсе. Казан командасы» профильле беренче сыйныф ачылды. 30 унынчы сыйныф укучысы үзенчәлекле белем бирү проектында катнаша. Аны Казан мэриясе шәһәр белән идарә итү өчен кадрлар резервын булдыру стратегиясенең бер өлеше буларак гамәлгә ашыра.