Татарстан данын Казан һәм Яр Чаллы гомуми белем бирү оешмаларыннан 33 укучы яклады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). Казан укучылары математика буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары булды, аның йомгаклау этабы 21-27 апрель көннәрендә Пермь шәһәрендә узды. Татарстан данын Казан һәм Яр Чаллы гомуми белем бирү оешмаларыннан 33 укучы яклады. Финал ике турда үтте. Балаларга 8 мәсьәлә тәкъдим ителде.
Вахитов районының 131-нче номерлы лицееның 10 сыйныф укучысы Аркадий Андреев, Яңа Савин районының 7-нче номерлы гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Владислав Храмов математика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре булдылар.
Олимпиадада Вахитов районының 131-нче номерлы лицееның 9 сыйныф укучылары Данил Сибгатуллин һәм Айдар Ибраһимов, КФУның ІТ-лицееның 9 сыйныф укучысы Виталий Курин, Вахитов районының 131-нче номерлы лицееның 7 сыйныф укучысы Ралина Йосыпова, Вахитов районының 131-нче номерлы лицееның 10 сыйныф укучысы Алексей Закиров һәм башкалар призер булдылар.
Бәйгедә Россиянең 66 төбәгеннән барлыгы 378 укучы катнашты, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.