Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.08.2019, 12:44

Казан укучылары Финляндиядән килгән WorldSkills катнашучыларына «Калинка-малинка»ны һәм «Әпипә»не өйрәттеләр

Россия һәм Татарстан мәдәнияте белән танышу «Бер мәктәп - бер ил» проекты кысаларында узды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче август, Алинә Бережная). Бүген Казанның Вахитов районының 39-нчы номерлы мәктәбендә Финляндиядән WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына килгән катнашучылар булды. Казан укучылары чит ил кунакларын Россия һәм Татарстан мәдәнияте белән таныштырдылар. Очрашу «Бер мәктәп – бер ил» проекты кысаларында узды, анда яшьләр үз илләренең мәдәни традицияләре белән алмаша.

Гореф-гадәтләр белән танышу мәктәп бусагасыннан ук башланды. Финляндия кунакларын рус һәм татар милли киемнәрендәге кызлар чәкчәк һәм ипи-тоз белән каршы алды.

WorldSkills катнашучыларына сәламләү сүзе белән 39-нчы номерлы мәктәп директоры Галина Нәҗипова мөрәҗәгать итте. Ул кунакларга уку йортының үзенчәлекләре турында сөйләде. «Без сезне мәктәбебез диварларында күрергә шат. Сезнең килүегез безнең өчен бик мөһим – бу мәдәни кыйммәтләр һәм гореф-гадәтләр белән алмашу. Безнең мәктәпнең яше зур – быел аңа 85 яшь тулды, бу вакыт эчендә без 8 меңнән артык лаеклы укучыны чыгардык. Белем бирү программасында без инглиз телен тирәнтен өйрәнүгә аерым игътибар бирәбез», - дип сөйләде Г.Нәҗипова. Чит ил кунаклары бу мәктәптә сирәк күренеш түгел икән – 2008 елдан уку йортына алмашу буенча башка илләрдән рус телен өйрәнү өчен яшьләр килә.

Финнар да милли колоритка чумдылар. Берничә сәгатькә алар рус мәктәбе укучылары булдылар һәм парта артына утырдылар. Уку кабинетларының берсендә аларны рус халык җыры - «Калинка-малинка»ны һәм «Әпипә» татар җырын җырларга өйрәттеләр. Чит ил кешеләре мондый дәресне теләктәшлек белән кабул итте, ә кайберләре җыр көенә агач кашыклар һәм шалтыравыклар белән уйнады. «Рус мәдәнияте үзенчәлекле, биредә бик яхшы, ярдәмчел, һәрвакыт шат күңелле һәм ачык йөзле кешеләр. Мин Россиядә, Казанда булуыма шат, бу минем өчен яңалык һәм өйрәнелмәгән урын. Финляндиягә килгәч, һичшиксез, дусларыма «Калинка-малинка»ны җырлаячакмын», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Финляндиядән WorldSkills чемпионатында катнашучы Джунатан Нико Хенрик Кивелаэ.

Үз чиратында Финляндиядән килгән яшьләр Казан укучыларын балалар фин биюен биергә өйрәттеләр. «Бу - бер-ике сәгать эчендә башка ил мәдәнияте белән танышуга бәйле шәп идея. Мин Россия турында бары тик биредә бик салкын һава торышы, аюлар һәм балалайкалар булуын гына белә идем. Чынлыкта бу бик зур, искиткеч кешеләре, матур биюләре һәм җырлары булган кызыклы ил икән», - дип сөйләде Финляндиядән WorldSkills чемпионатында катнашучы Элина Лапиножа-Питкаен.

Аннан соң мәдәният белән танышу ашханәдә дәвам итте, анда Финляндия кунаклары җирле кухня ризыкларын – пәрәмәч, чәк-чәк, коймак һәм кипкән җиләк-җимеш белән чәйдән авыз иттеләр.

Очрашу Л.Н.Толстой утарында тәмамланды. Кунаклар өчен экскурсия үткәрделәр һәм тәлинкәләрне татар һәм рус орнаментлары белән бизәргә өйрәттеләр.

Мондый мәдәни алмаш бүген Казанның 49 мәктәбендә узды. WorldSkills әгъзалары булган илләрнең милли җыелма командалары белем бирү учреждениеләрендә булдылар. Ә чемпионат көннәрендә Казан мәктәпләре укучылары, үз чиратында, «КАЗАН Экспо»да дөнья чемпионаты ярышларына барачаклар.

Исегезгә төшерәбез, һөнәри осталык буенча 45-нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Татарстан Республикасы башкаласында 22-27-нче август көннәрендә узачак. Ачылыш тантанасы бүген «Казан Арена» стадионында узачак. Стадионга кадәр бушлай шаттллар йөриячәк.

Фоторепортаж
Финляндиядән килгән WorldSkills Kazan 2019 катнашучылары 39-нчы номерлы мәктәптә булдылар
Барлык яңалыклар