В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Укучыларга проза әсәрләреннән өзекне яттан укырга һәм класс, мәктәп, район, төбәк һәм Бөтенроссия турларында сайлап алуны уңышлы үтәргә кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче ноябрь). 5-11 сыйныф укучылары Бөтенроссия яшь шигырь укучылар конкурсында катнаша ала. Укучыларга проза әсәрләреннән өзекне яттан укырга һәм класс, мәктәп, район, төбәк һәм Бөтенроссия турларында сайлап алуны уңышлы үтәргә кирәк.
Балалар өчен зур күләмле әдәби белем бирү проекты Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып гамәлгә ашырыла һәм яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыруга, аларның уку даирәсен киңәйтүгә юнәлдерелгән. Конкурс барлык төбәкләрдә дә РФ Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
Катнашучыларны теркәү проект сайтында бара. Иң яхшы конкурсантларны «Артек» лагерында бөтенроссия финалында җыячаклар, ә иң талантлылары Мәскәүдә Кызыл мәйданда узачак суперфиналда танылган актерлар, язучылар һәм мәдәният эшлеклеләре алдында чыгыш ясаячак. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Щукин исемендәге театр институтына ташламалы рәвештә укырга керү тагын бер бонус булып тора, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.