Җиңүчеләр һәм аларның остазлары акчалата бүләкләр алачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче декабрь). Казан укучылары химия һәм химия технологиясе буенча «Менделеев дәвамчылары» олимпиадасында катнаша ала. Гаризалар 9-11 нче сыйныф укучыларыннан кабул ителә.
Олимпиада җиңүчеләре – 100 мең сум, призерлары 30 мең сум алачак. Шундый ук бүләкләр остазлар өчен дә каралган. Моннан тыш, олимпиадада катнашучыларның Россиянең химия сәнәгате барлыкка килгән һәм республиканың һәм илнең иң эре җитештерүләре үсеш алган Менделеевск шәһәренә бару мөмкинлеге бар.
Олимпиадага гаризалар 10 нчы гыйнварга кадәр кабул ителә. Моның өчен сайтта теркәлергә яки шәхси кабинетка керергә кирәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Сайлап алу этабы 8-14 нче гыйнварда онлайн узачак. Барлык катнашучылар да сертификатлар алачак, ә беренче тур җиңүчеләре һәм призерлары – февраль ахырында Менделеевскида узачак финалда катнашу өчен дипломнар һәм чакырулар алачак. Тулы мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.
Олимпиаданы Казан федераль университеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы «Аммоний» АҖ белән берлектә үткәрә.