Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.02.2022, 11:40

Казан укучылары финанс белемлелек буенча онлайн-дәресләргә кушыла алачак

2021 елда дәрескә Татарстанның 344 меңнән артык укучысы кушылган.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче февраль). Татарстан укучылары финанс белемлелек буенча онлайн-дәресләргә кушыла алалар. Дәресләр төрле катлаулылыктагы 18 теманы колачлый – киберкиңлектә куркынычсызлык кагыйдәләреннән алып эшкуарлык һәм инвестицияләр нигезенә кадәр.

Мәктәпләр, көллиятләр, мәктәп-интернатлар һәм балалар йортлары өчен вебинарлар сериясе 22 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Онлайн-дәресләргә төркем белән дә, өйдән индивидуаль рәвештә дә кушылырга мөмкин. Беренче очракта укытучы төркем белән бергә дәресләргә теркәлә. Өйдән лекция тыңлар өчен, укучыларга мөстәкыйль рәвештә проектның сайтында теркәлергә кирәк.

Дәресләрдә төрле финанс инструментлары, иминиятләштерү, инфляция, банк карталарыннан куркынычсыз файдалану турында белергә мөмкин булачак. Лекторлар булып Россия Банкы экспертлары һәм финанс оешмалары вәкилләре чыгыш ясаячак.

Бер дәрес озынлыгы 45 минут тәшкил итәчәк. Эфирлар эш көннәрендә Мәскәү вакыты белән 3:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр (шул исәптән башка сәгать поясына караган төбәкләр өчен) уза, дип хәбәр итә Россия Банкы бүлеге – ТР буенча Милли банкның матбугат хезмәте.

2021 елда финанс белемлелеге буенча онлайн-дәресләргә Татарстан Республикасының 344 меңнән артык укучысы кушылган.

Барлык яңалыклар