Заявка кампаниясе 15 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Заявка кампаниясе 1 нче июньдә старт алды һәм 15 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 13-23 яшьлек казанлылар үз эшләрен җибәрә ала. Конкурста катнашу өчен анкета тутырырга (аны сылтама буенча йөкләп ала аласыз) һәм аны видеоролик белән бергә kazan.city.international@gmail.com электрон адресына җибәрергә кирәк.
Эштә түбәндәге темаларның берсе ачылырга тиеш: шәһәр нәрсә белән данлыклы, шәһәр буйлап сәяхәт итү һәм көндәлек тормыш эпизодлары, шәһәр мәдәнияте һәм тарихы, традицион ризык, кием-салым һәм архитектура; җирле фестивальләр һәм истәлекле урыннар. Һәр катнашучы өч төрле видеоролик җибәрә ала, ләкин приз бер номинациядә генә биреләчәк.
Эшләр mp4 яисә wmv, avi һәм mpeg (1920x1080 px) форматларында башкарылырга тиеш. Видео инглиз субтитрлары белән эшләнелә. Видеороликның озынлыгы 180 секундтан артмавы зарур. Конкурс турында тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган.
Җиңүчеләрне ноябрь башында билгеләячәкләр. Конкурс нәтиҗәләре сайтта урнаштырылачак, шулай ук җиңүчеләргә шәхсән хәбәр итәчәкләр. Жюри иң яхшы эшләрне берничә номинациядә билгеләячәк: гран-при; күренекле казанышлар һәм призлы урыннар өчен. Җиңүче видеороликларның ияләренә бүләкләр һәм истәлекле сувенирлар тапшырылачак. Барлык конкурсантлар да катнашу турында таныклык алачак.
«Минем шәһәрем белән хозурланган» конкурсы Корея Республикасының Андонг шәһәре тарафыннан Тарихи шәһәрләр лигасы әгъзалары булган шәһәрләрдән килгән яшьләргә үзара мәдәниятләр белән танышу мөмкинлеге бирү максатыннан үткәрелә, дип хәбәр итә Казан шәһәр Думасының Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе.
Уникаль мәдәният һәм гореф-гадәтләр, бай тарихи мирасы булган 100 дән артык шәһәр Тарихи шәһәрләр лигасы әгъзалары булып тора.