В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Француз прозасы тәрҗемәчесе, Россия Язучылар берлеге әгъзасы һәм Сорбонна университетының докторлык дәрәҗәсе иясе мастер-класслар һәм иҗади очрашулар уздырачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче гыйнвар). Казанның мәктәп укучылары һәм педагоглары Санкт-Петербургтан язучы Ася Петрова белән очрашачак. Ул француз прозасы тәрҗемәчесе, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты һәм Париж университеты Сорбоннаның докторлык дәрәҗәсе иясе булып тора.
Ася Петрова иҗади эшчәнлеге вакытында балалар һәм яшүсмерләр өчен берничә әсәр, берничә роман язды, шулай ук 50-дән артык китап тәрҗемә итте. Моннан тыш, ул Маршак исемендәге һәм «Книгуру» премия лауреаты, «Яңа балалар китабы» премиясенең финалисты һәм Г.Х.Андерсенның IBBY премиясе дипломанты булды.
8-нче февральдә 13.00 сәгатьтә Ася Петрова укучылар өчен Е.А.Боратынский музеенда иҗади очрашу уздырачак. Чарага сылтама буенча язылырга мөмкин.
9-нчы февральдә 16.00 сәгатьтә француз теле укытучылары өчен «Хәзерге заман балалар әдәбиятын тәрҗемә итү: инструментарий» дигән мастер-класс үткәрү планлаштырыла. Ул КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында оештырылачак. Анда алдан язылу буенча катнашырга мөмкин.
Ася Петрова белән иҗади очрашулар «Сыйныф укулары» проекты кысаларында узачак. Ул «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды тарафыннан оештырылган. Проектта катнашучылар арасында – танылган Россия язучылары Юлия Симбирская, Тим Собакин, Артур Гыйваргизов. Татарстан язучылары Галимҗан Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин һәм Рифат Сәлах республика районнарында татар телендә чаралар үткәрәчәк. «Сыйныф укулары» проектының финал ноктасы ноябрь аенда «Глаголица» VII Бәйсез әдәби премиясе финалы кысаларында танылган авторлар катнашында ачык чаралар булачак.