В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада катнашу теркәлү буенча бушлай.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче сентябрь). 24 нче сентябрьдә Аккош күлендә Kazan bazar форумы узачак, анда Казан үзмәшгульләре шәһәр халкына һәм кунакларына үз продукцияләрен тәкъдим итә алачак.
Сәүдә мәйданында килүчеләр сыйфатлы һәм экологик чиста ашамлыклар, үзенчәлекле интерьер һәм декор предметлары сатып ала алачаклар.
Форумда катнашу үзмәшгульләр өчен бушлай, дип хәбәр иттеләр Казанның Икътисади үсеш комитетында. Сылтама буенча алдан теркәлү кирәк. Шулай ук теләге булганнарга МСП.РФ порталында гариза калдырырга кирәк.
Kazan bazar форумы Аккош күлендә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр узачак көзге гастрономия фестивале программасының бер өлеше булачак. Фестиваль кунаклары өчен мастер-класслар һәм концерт программасы әзерләнде, кыстыбый әзерләү буенча рекорд кую планлаштырылган. Чараның хедлайнеры Тина Кузнецова булачак.