В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада 523 бала тууы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 523 бала (254 малай һәм 269 кыз) тууы теркәлгән.
Казанның иң яшь анасына 17 яшь булса, иң өлкәненә – 45. Иң яшь әтигә 18 яшь булса, иң өлкәненә – 57. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 530 һәм 4810 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Әмир, Ясминә, Тимур, Мәликә, Камил, Марк, Назар, Амаль, Эмилия, Әнвәр, Кира һәм Марьям. Сирәк кушылган исемнәр: Паулина, Эрнест, Шакирә, Нина, Вольф, Камаль, Елисей, Нәфисә, Сафина, Демир һәм Гектар.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 210 пар никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.