Башкалада узган атнада 312 бала туган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче март). Узган атнада Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 312 бала тууы теркәлгән: 164 малай һәм 148 кыз.
Иң яшь әнинең яше 18 булса, иң яшь әтигә – 19. Иң өлкән әнинең яше – 44, иң өлкән әтигә исә 49 яшь. Иң кечкенә авырлыктагы бала 1800 грамм булса, ә иң зур авырлыктагысы 4660 граммны тәшкил иткән.
Бу атнада әти-әниләр балаларына Әминә, Милана, Самир, Кәрим, Полина, Ева, Мария, Александр исемнәрен яратып кушкан. Евангелина, Орнелла, Белла, Айза, Владимир, Җамал, Виктор, Илария, Нәргизә исемнәре исә узган атнада кушылган сирәк исемнәр рәтендә.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 152 пар үзләренең никахларын теркәде, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.