В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Атна эчендә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 482 бала тууы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 482 бала тууы теркәлгән: 249 малай һәм 233 кыз.
Казанның иң яшь анасына 18 яшь булса, иң өлкәненә – 43. Иң яшь әтигә 20 яшь булса, иң өлкәненә – 53. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 500 һәм 5070 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Кирилл, Александр, Елизавета, Екатерина, Михаил, Эмиль, Тимур, Рамазан, Дмитрий, Ясминә. Сирәк кушылган исемнәр: Сафира, Элизабет, Элиана, Ефрем, Сильвестр, Ярослава, Моника, Авраам, Стефания, Рәхмәт, Пантельен, Нәгыйм, Мелия, Василиса.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 197 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә 18 һәм 17 яшь булса, иң өлкәннәренә – 67 һәм 60 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.