В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар арасыннан иң популяр һәм кызыклы сорауларга Анзор Музаев 19-нчы октябрьдә бөтенроссия очрашуында җавап бирәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Сораулар инде хәзер үк «ВКонтакте» социаль челтәрендә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте сәхифәсендә һәм ege@obrnadzor.gov.ru электрон почтасы аша кабул ителә. Сорауларны язма рәвештә яки видеомөрәҗәгать форматында җибәрергә мөмкин. Иң популяр һәм кызыклы сорауларга җаваплар очрашу барышында биреләчәк.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесенең ата-аналар белән Бөтенроссия очрашуы 19-нчы октябрь 11.00 сәгатьтә ТАСС мәгълүмат агентлыгы матбугат үзәгендә узачак. Очрашу барышында төбәкләрдән турыдан-туры тоташу планлаштырыла, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.