В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ноябрь аенда ул онлайн-хезмәт буларак кулланыла башлаячак
Фото: Денис Гордийко
Ясалма интеллект технологияләре (нейросеть) ярдәмендә система пациентларның тавышлары белән аудиоязмаларны анализлый һәм авыруның башлангыч стадияләрендә барлыкка килгән авыру өчен үзенчәлекле сөйләм үрнәкләрен ачыклый. Алар арасында озын сузылма авазларның билгеле бер әйтелеше һәм башка үзенчәлекләр бар.
Сервис кулланучысы тавыш хәбәрен үзе җибәрә яки махсус номерга шалтыратып сөйли ала. Паркинсон авыруы белән чирләүче пациентлар һәм сәламәт кешеләр мәгълүматлары нигезендә өйрәтелгән нейросеть хәбәрне эшкәртәчәк һәм авыруның булу ихтималлыгын бәяләп нәтиҗә бирәчәк. Диагностика табиб һәм махсус җиһазлар урнашкан урынга бәйсез рәвештә башкарыла.
Ноябрьдә сервис тулы онлайн-хезмәт буларак эшли башлаячак, ә киләсе елда аны медицина учреждениеләренә кертергә тәкъдим итү планлаштырыла.
Проект Милли технология инициативасы платформасының акселерация программасында катнаша, аның кысаларында авторлар эксперт ярдәме алганнар.