Ярышларда илнең 12 төбәгеннән спортчылар катнашты
18–22 июль көннәрендә «УРАМ» экстрим-паркында узган ВМХ буенча Рәсәй кубогында өч Казан райдеры приз алучы һәм берсе җиңүче булды.
«17-18 яшьлек кызлар арасында Ралина Сафина беренче урынны яулады. «15-16 яшьлек яшүсмерләр» категориясендә Раил Гыйльметдинов икенче, ә 17-18 яшьлек яшүсмерләр арасында Семен Макаров һәм 19 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр арасында Ирек Ризаев өченче урынга лаек булдылар, – дип хәбәр итә «УРАМ» экстрим-паркының матбугат хезмәте. Ярышларда илнең 12 төбәгеннән барлыгы 40 райдер катнашты. Турнирга Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Калининград өлкәсе, Краснодар төбәге һәм башка җирләрдән спортчылар килгән иде.