Алар арасында "Ачык Казан" системасы, хезмәт күрсәтү, шулай ук туристлык проектлары бар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь). Казанның 4 проекты БДБ һәм ЕАЭС шәһәрләренең "Город, где хочется жить" XI Халыкара смотр-конкурсы кысаларында бүләккә лаек булды, аңа 17 декабрьдә нәтиҗә ясалды.
Экспертлар мәдәни-тарихи мирас һәйкәлләре белән танышуны оештыруга креатив якын килүләре өчен "Ай да Казан" һәм "Төнге велофест" туризмын үстерү комитетының ике проектын билгеләп үтте. Торак-коммуналь хуҗалыкта инновацион эшләнмәләрне гамәлгә кертү, торак-коммуналь хезмәтләр буенча гаризаларның үтә күренмәлелеген тәэмин итү өчен "Ачык Казан" мәгълүмати-аналитик системасы бүләкләнде. Шулай ук муниципаль хезмәтләр системасын комплекслы үзгәртеп кору һәм муниципаль хезмәтләрне цифрлы киңлеккә күчерү проекты эшләгән һәм тормышка ашырган өчен дипломга лаек булды.
Шәһәр практикалары смотр-конкурсы Башкалалар һәм эре шәһәрләр халыкара ассамблеясе тарафыннан оештырылган һәм БДБ Башкарма комитеты, Евразия икътисадый комиссиясе, РФ Дәүләт Думасының федератив төзелеше һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча комитеты һәм Бөтенроссия җирле үзидарә Советы белән берлектә үткәрелә.
Халыкара смотр-конкурсның миссиясе БДБ һәм ЕАЭС илләре шәһәрләре тәҗрибәсен, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне һәм социаль-икътисадый үсеш проблемаларын хәл итүдә реаль казанышларны ачыклау, системалаштыру һәм алга этәрү.