Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.09.2024, 17:03

Казан эшмәкәрләре Мәскәүдә халык кәсепләре күргәзмә-ярминкәсендә катнаша алачак

Милли проект буенча «Минем бизнес» үзәге теркәү җыемы, күргәзмә мәйданын арендалау һәм җиһазлар өчен түләүне үз өстенә алачак

Казан эшмәкәрләре һәм җитештерүчеләр «ЛАДЬЯ. Кышкы әкият»  күргәзмә-ярминкәсендә катнаша алачак, ул 18-22 декабрьдә Мәскәүдә узачак. «Минем бизнес» үзәге теркәү җыемы түләүне, күргәзмә мәйданы арендалауны һәм җиһазлар өчен 600 мең сумга кадәр  түләүне үз өстенә алачак. «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проекты буенча ярдәм күрсәтәчәкләр.

Ярдәмне «Социаль оешма» статусына ия җитештерүчеләр һәм эшмәкәрләр алырга мөмкин. Татарстанда барлыгы 190 нан артык бизнес субъекты бар.

«Социаль оешма» статусы субсидияләр һәм грантлар, ташламалы финанслау, махсуслаштырылган белем бирү программалары, мөлкәти ярдәм, шул исәптән ташламалы шартларда дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне арендалау кебек чараларга исәп тотарга мөмкинлек бирә.

Күргәзмә-ярминкәдә катнашу өчен, сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Тулырак мәгълүматны «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе телефоны аша белергә була: +7(843)524-90-90-90, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

Элегрәк Казан үзмәшгульләренә милли проект буенча 29-31 августта Бауман урамында узган «Мин – Татарстан» ярминкәсендә җиһазландырылган сәүдә урыннары бирелгән иде. Татарстанлылар бизәнү әйберләре, кием-салым, косметика, тәм-томнар, сувенирлар һәм башка товарлар күрсәттеләр. Барлыгы 3 млн сум акча эшли алган.

Барлык яңалыклар