Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.10.2019, 13:14

Казан эшкуарлары кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү программасында катнаша алалар

Финанс ярдәме күләме елына 3-10 млн сум тәшкил итә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Казанда кече һәм урта бизнес компанияләре өчен кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү программасында катнашуга гаризалар кабул ителә. 3-нче октябрьдән Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге эшкуарларга кредитлар буенча процентларны елына 10 млн. сумга кадәр түләүгә бәйле чыгымнарны каплый. Программа турында тулырак бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының икътисад министры Фәрит Габделганиев һәм Татарстан Республикасының Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге җитәкчесе Тимур Гомәров хәбәр итте.

2019 елга программа бюджеты 130 млн. сум тәшкил итә, бүгенге көндә ТР Икътисад министрлыгына караган структурага 60-тан артык гариза килде. Проект «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.

«Без үзебез өчен мондый ярдәм алучыларның өч категориясен билгеләдек. Сәнәгать паркларының идарәче компанияләре һәм аларның резидентлары өчен субсидияләрнең максималь күләме 10 млн. сумнан артмый. Эшкәртү производствосы, авыл, урман хуҗалыгы, балыкчылык, балык үрчетү өлкәсендә төп эшчәнлекләрен алып баручы эшмәкәрләр өчен, шулай ук режим мәйданчыклары, Җәзаларны үтәү Федераль хезмәте идарәсе объектлары территориясендә үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручылар яки экспертлыкка юнәлеш тотучылар өчен - 5 млн.сумнан артык түгел. Ярдәм итү федераль законнар белән тыелган, яисә эшчәнлекнең подакциз төрләрен алып баручылардан, сәүдә һәм башка хезмәтләр өлкәсендә эшләүчеләрдән тыш, эшмәкәрләрнең калган категорияләре өчен – 3 млн. сумнан да артмый», – дип аңлатты Тимур Гомәров.

Программа кысаларында шулай ук төзелеш эшләрен башкару, инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, төп акчаларны алу һәм әйләнештәге акчаларны тулыландыру белән бәйле чыгымнар субсидияләнәчәк. Шул ук вакытта салымнар, хезмәт хакы һәм кредит овердрафтларын түләү субсидияләнә алмый, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге җитәкчесе.

Эшкуар кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле чыгымнарны каплау буенча субсидия алуга дәгъва кыла алсын өчен, кредит килешүе 2017 елның 1-нче гыйнварыннан да иртәрәк һәм 1 елдан да әзрәк срокка төзелмәскә, аның буенча сумма 2,5 млн сумнан да ким булмаска, процент ставкасы 14,13%-тан артмаска тиеш. Гаризалар 15-нче ноябрьгә кадәр кабул ителә. Документларны ТР Икътисад министрлыгына, Мәскәү ур., 55-нче йорт, 521-нче кабинет адресы буенча тапшырырга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: (843) 236-29-96.

Барлык яңалыклар