Финалга илнең 68 төбәгеннән 400 катнашучы чыккан
Фото: Мәгариф идарәсе
Йомгаклау этабында конкурсантлар берничә сынау узачак: мәктәп пешекчеләренең «Кулинар көрәш»е, «Мәктәп туклануы 3.0» тематик өстәлләр күргәзмәсе, «Ата-аналардан өч сорау» блиц-турниры һәм «Имин азык блогы» квест-практикумы.
Финалистлар шулай ук мәктәп ашханәсен үстерү концепцияләрен тәкъдим итәчәкләр, мәктәп туклануын оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар һәм мәктәпләр өчен пешекчеләр әзерләү турында сөйләшәчәкләр.
Җиңүчене 14 нче ноябрьдә билгеләячәкләр, дип хәбәр итә ТР башкаласы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе.