Җинаятьче алдау юлы белән шәһәрнең 11 өлкән кешесеннән акча урлаган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче сентябрь). Россия Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү буенча Баш идарәсе оперативниклары Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан килгән коллегалары белән берлектә пенсионерларга карата мошенниклык гамәлләрендә шикләнелүчене тоткарлаган.
Телефон номерларының мәгълүматлар базасы буенча җинаятьче өлкән яшьтәге казанлыларга шалтыраткан һәм аларның туганнары җинаять кылган яки юл-транспорт һәлакәтләрендә гаепле булган, дип хәбәр иткән. Начар нәтиҗәләрне булдырмас өчен, аферист аларга билгеле бер сумма түләргә тәкъдим иткән.
Өлкән яшьтәге кешеләр, күрсәтелгән шартларга риза булып, акчаларны такси йөртүчеләргә тапшырган, алар фигурантның җинаять ниятләре турында шикләнмәгән һәм алынган акчаларны мошенникның банк карталарына күчергән. Алдан исәпләүләр буенча, Казанда яшәүче 11 кешегә китерелгән зыянның гомуми суммасы 2,7 млн сумнан артып китә.
РФ Җинаять кодексының 159-нчы маддәсенең 3-нче өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча кузгатылган җинаять эше ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе производствосында, шикләнелүчене сак астына алганнар.
Тоткарланучы шулай ук Пермь крае территориясендә җинаятьләр кылган булырга мөмкин дип уйланыла. Хәзер җинаятьченең катнашучыларын тоткарлауга юнәлдерелгән чаралар дәвам итә, дип хәбәр итә РФ Эчке эшләр министрлыгы.