В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Азино-2» полиция бүлегендә җинаять эше кузгатылган
Фото: Денис Гордийко
Тоткарланучылар (2002 һәм 2003 елларда туганнар) хәрәкәт иткән автомобиль салонында полиция хезмәткәрләре эчендә билгесез матдә булган төргәк салынган пакет тапканнар. Шикләнелүче затларның рюкзагында да шундый матдә белән тагын 20 төргәк табылган. Экспертиза пакетларда 80 граммнан артык синтетик наркотик булуын күрсәткән.
Шуннан соң оперативниклар наркотиклар яшерелгән махсус урыннарны ачыклаган. Алардан 25 грамм метадон белән ике төргәк алынган.
Бүгенге көндә «Азино-2» полиция бүлегендә РФ ҖКның 30 статьясының 3 өлеше, 228.1 статьясының 4 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү дәвам итә.
Фигурантлар тоткарланган, алар үз гаепләрен тулысынча таныган. Полиция хезмәткәрләре тыелган матдәләрне тарату каналын билгели, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.