Җитәкче ярдәмчесе вакансиясе 15-17 яшьлек балалар өчен ачык булачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Әйдаман ярдәмчесе булып эшләргә теләүчеләргә гариза тутырырга кирәк. Анкетада үзләре һәм казанышлары, шулай ук балалар лагеренда эшләүдән ни көтүләрен күрсәтү таләп ителә.
Дәгъвачыларга карата таләпләр – «Ял» үзәгеннән әйдаманнар мәктәбе сертификаты һәм медицина тикшерүе узу турында белешмә булу, 10-11 нче сыйныфларда яки өстәмә белем бирү учреждениесендә уку, муниципаль лагерьларда ким дигәндә өч сменада булу һ.б. Тулырак мәгълүмат сылтама буенча бастырылган.
Яшүсмерләр «Заречье» һәм «Молодежный» лагерьларындагы сменаларның берсендә эшли алачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.