В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ольга Косарева һәм Ульяна Ложкина Беренче каналдагы "Лучше всех" тапшыруында катнаштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче март). Казанның беренче класс укучылары Ольга Косарева һәм Ульяна Ложкина Беренче каналдагы "Лучше всех" тапшыруында катнаштылар. Тапшыруның бүгенге чыгарылышында Максим Галкинга алар үзләренең хыяллары турында сөйләделәр һәм "Летучий корабль" мультфильмыннан Царевна Забава җырын башкардылар.
Тапшыруга эләккәнче, алар берничә кастинг үтте. Алар анда ике тавышка дүрт телдә җырлый белүләрен күрсәтте. Тапшыру редакторлары билгеләп үткәнчә, алар яшендәге вокалчылар өчен бу күнекмә – бик сирәк күренеш. Кастинг нәтиҗәләре буенча, аларны тапшыруга чакырдылар һәм медальләр һәм рюкзаклар тапшырдылар.
Оля һәм Ульяна ике ел инде дуэтта җырлыйлар. Алар репертуарында рус халык һәм эстрада җырлары бар. Кызлар берничә тапкыр төрле халыкара һәм Бөтенроссия бәйгеләрендә лауреат булдылар. Жюрины алар үзләренең вокал мөмкинлекләре белән генә түгел, иҗади куелышлар һәм актерлык осталыгы белән дә таң калдыралар. Кызларның ппедагогы Элеонора Калашникова сүзләре буенча ("ЭРА" ПЦ), алар бер-берсен тулыландырып тора, бу аларга үсәргә мөмкинлек бирә.
Хәзер кызлар "Кудрены" вокал ансамбле составында чыгыш ясыйлар, аларның визит карточкасы булган "Накрутим кудри" җыры "Созвездие - Йолдызлык" республика фестиваленең шәһәр этабында җиңү яулады. Кызлар актив рәвештә фестивальнең республика этабына әзерләнә һәм яңа кызыклы проектлар турында хыялланалар, дип хәбәр ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.