Программада - мастер-класслар, видеолекцияләр, видеоэкскурсияләр һәм башкалар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май). Бүген Казан музейлары «Музейлар төне» акциясенә кушылды. Шәһәрдә яшәүчеләр өйдән чыкмыйча гына мастер-классларда, квестларда, интерактив шоуларда, әдәби-музыкаль кичәләрдә, марафоннарда, лекцияләрдә катнаша алачак.
Шулай итеп, «ВКонтакте» социаль челтәрендә һәм YouTube-каналдаhttps://www.youtube.com/channel/UCONUl2ZZzc9DjIeBmOCK1yQ кызыклы программаны Константин Васильевның Картиналар галереясе әзерләде. 12.00 сәгатьтә YouTube-каналда Алексей Саврасов турында «Учларда янучы йөрәк» гаилә лекториясе узачак. 14.00 сәгатьтә казанлылар Олег Шорниковның «Великоросс» повестендәге бүлекләр белән танышачак. 16.00 сәгатьтә YouTubeта Константин Васильевның картиналар галереясы буенча видеоэкскурсия узачак. Алга таба 18.00 сәгатьтә чираттагы гаилә лекториясе узачак - казанлыларга Исаак Левитан иҗаты турында сөйләячәкләр.
Шулай ук Картина галереясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә рәссам Константин Васильев һәм композитор Дмитрий Шостаковичның очрашу тарихы турында белергә мөмкин булачак.
Акциягә «Хәтер китабы» тарихи-мемориаль комплексы да кушылды. Онлайн-чаралар «ВКонтакте» социаль челтәрендә узачак. 12.00 сәгатьтә «Җирдә яшәү өчен» онлайн-күргәзмәсе була, 13.00 сәгатьтә «Солдат көнкүреше» фонд күрсәтүе оештырыла. 15.00 сәгатьтә тамашачылар «Солдат боткасы» видеоәкиятен карыячак. 16.00 сәгатьтә «Без хәтерлибез, без горурланабыз!» балалар эшләре күргәзмәсе, ә 17.00 сәгатьтә - «Җиңү коралы» күргәзмәсе узачак.
Мәдәни программаны Әмир Мәҗитов музее әзерләде. Instagram һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә онлайн режимда рәсем сәнгате, татар чигеше буенча мастер-класслар, сәнгать белгече һәм шагыйрь Розалина Шагеева белән шигъри очрашу узачак. Моннан тыш, А.Мәҗитов музеенда «Руссо һәм без» күргәзмәсе буенча онлайн-экскурсия һәм күргәзмәдә катнашучы рәссам Альфрид Шәймәрдәнов белән очрашу оештырылачак.
Бүген кайбер онлайн-чаралар Бакый Урманче музее аккаунтларында Instagram һәм Facebook социаль челтәрләрдә һәм Илдар Зариповның Instagram һәм «ВКонтакте»дагы галерея-студияләрендә узачак.
Исегезгә төшерәбез, «Музейлар төне» акциясенә шулай ук «Казан Кремле» музей-тыюлыгы һәм Габдулла Тукай исемендәге әдәби музей да кушылды.