В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Парковкаларны урнаштыру схемасы "Казан паркингы" сайтында күрсәтелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нче декабрь). 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Казанның урам-юл челтәре буенда урнашкан муниципаль парковкалар түләү алмыйча эшләячәк. Парковкаларны урнаштыру схемасы "Казан паркингы" сайтында күрсәтелгән.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда муниципаль парковкалар түләү алмыйча 23 февраль, 8 һәм 9 март, 1 майдан 4 майга кадәр, 9 майдан 11 майга кадәр, 12 июньдә, 30 августта, 4, 6 ноябрьдә, шулай ук Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә эшләячәк.