Хәйрия проекты Татарстанда 16 нчы майда старт ала һәм август ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче май, Юлия Летникова). 16 нчы майда Татарстанда «Меланома – стоп» хәйрия медицина-социаль проекты старт ала. Күп балалы ата-аналар бушлай онкология авыруларын иртә ачыклау өчен диагностика уза алачаклар.
Узган ел Татарстанда беренче тапкыр 16 мең 708 яман шеш очрагы ачыкланган, аларның 13,6% ы – тире яман шеше. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Эдуард Нагуманов сөйләгәнчә, авыруларны иртә стадияләрдә ачыклау һәм үз вакытында дәвалау пациентларга тормышын саклап калырга мөмкинлек бирә, шуңа күрә белгечләргә тире капламнарын күрсәтү мөһим.
Тире яман шешен скрининглау буенча хәйрия проекты Халыкара гаилә һәм меланома белән көрәшү көне алдыннан Казанда һәм Чаллыда үткәрелә. Күп балалы ата-аналар тирене тикшерүне һәм кирәк булганда, онкологик авыруларны иртә ачыклау өчен цифрлы диагностика уза алачаклар.
Скрининг тәнендә миңнәр күп яки аларның берсе башкаларыннан аерылып торган (әгәр миңнең төсе бертөрле түгел икән, размеры һәм чикләре үзгәрсә) кешеләргә киңәш ителә. Әгәр миң өслегендә җәрәхәт барлыкка килгән икән, шулай ук белгечләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.
Хәйрия проекты август ахырына кадәр дәвам итәчәк. Беренчел консультация сорап Казан халкы Павлюхин урамы, 37 адресы буенча урнашкан шәһәр клиникаларының берсенә мөрәҗәгать итә ала. Алдан язылу таләп ителә.
Онкология авыруларының югары куркынычы белән мөрәҗәгать итүчеләргә тире паспорты бушлай төзеләчәк. Тиредәге яман шешкә шикләнелгән очракта, шәһәрлеләрне алга таба тикшеренү өчен Республика клиник онкология диспансерына җибәрәчәкләр.
«ТРның күп балалы гаиләләре» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов хәбәр иткәнчә, 18 яшьтән узган барлык татарстанлылар да үз миңнәрен дистанцион рәвештә тикшерә алалар. Моның өчен миңне, миллиметрлы бүленешләр белән линейка куеп, вспышка белән якыннан фотога төшерергә һәм фотоларны oncort16@yandex.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Хатта элемтә өчен мәгълүмат – фамилия, исем, әтисенең исеме, туган көн һәм телефон номеры – шулай ук анда үзгәрешләрнең кайчан барлыкка килгәнлеген һәм нинди үзгәрешләр икәнлеген күрсәтү сорала. Табиб-онкологлар фотографияләрне өйрәнеп, кирәк булганда белгечкә чакырачаклар.