ТР башкаласының ашыгыч ярдәм хезмәте 7,3 меңнән артык шалтырату кабул иткән
Фото: Денис Гордийко
Чакыруларның күп өлеше – 6667 се төрле авырулар белән бәйле. 107 чакыруның сәбәбе – баш миендә кан әйләнеше бозылу, 37 сендә – миокард инфаркты. Бала табу очраклары белән бәйле 72 чакыру кабул ителгән.
Бәхетсезлек очраклары буенча ашыгыч ярдәм бригадалары 579 тапкыр чыккан. Юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан 30 шалтырату кабул ителгән. Аварияләрдә 28 кеше зыян күргән, шуларның 13 е дәвалау учреждениеләренә китерелгән. Янгын булган урыннарга медицина хезмәткәрләре 13 тапкыр чакырылган. Зыян күрүчеләр юк.
Узган атна белән чагыштырганда, шалтыратулар саны төрле авырулар белән бәйле чакырулар хисабына арткан, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.