Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.12.2022, 10:07

Казан кинопроектлары «Кино вакыты» питчинг шорт-листына керде

Катнашу өчен гаризалар Россиянең 36 төбәгеннән килгән.

Фото: «Кино вакыты» дирекциясе матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче декабрь). 10 нчы декабрьдә «Игелекле Казан» акционерлык җәмгыятенең коворкингында узачак төбәк кинопроектлары өчен «Кино вакыты» питчингының шорт-листына 30 дан артык эш килгән.

Питчингта катнашу өчен Россиянең 36 төбәгеннән гаризалар килгән. Шорт-листка Идел буе, Урал, Кавказ, Себер, Үзәк, Төньяк-Көнбатыш һәм Ерак Көнчыгыш округларыннан эшләр кабул ителгән. Проектлар 3 категория буенча бүленде: «Старт», «Процесста» һәм «Пилот».

«Старт» номинациясендә ТР башкаласыннан Әмир Галиәскаровның «Алюминиевая лихорадка», Павел Москвинның «Холодный ветер ноября» (Казан, Мәскәү) тулы метражлы уен картиналары тәкъдим ителгән. «Процесста» категориясенә казанлылар Оксана Синчугова һәм Алмаз Нургалиевның эшләре – «Краткая инструкция по вакцинации населения» кыска метражлы фильмы һәм «Плакса» тулы метражлы тасмасы кертелгән. «Леониды» һәм «147 свиданий» сериалларын Татарстан Республикасы башкаласында яшәүче Владислав Петров һәм Гөлнара Иванова тәкъдим итте – аларның проектлары «Пилот» категориясенә керде.

Шорт-листка кергән эшләрнең тулы исемлеге белән «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Кино вакыты» дирекциясе битендә танышырга мөмкин. Җиңүчеләрне эксперт советы билгеләячәк.

Шулай ук питчингта катнашучылар, авторлар, журналистлар, блогерлар һәм тамашачыларга ярдәм итү төркемнәре өчен ачык мастер-класс әзерләгәннәр. Дәресне ТЭФИ академигы һәм Россиянең бер чит ил компаниясенең башкарма продюсеры Илья Папернов үткәрәчәк.

Питчингта һәм мастер-класста катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк, дип хәбәр итә «Кино вакыты» дирекциясе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, питчингның приз фонды 1 млн сум тәшкил итә. Иң яхшы тулы метражлы уен киносы авторлары – 350 мең сум, кыска метражлы фильм 150 мең сум алачак. «Документаль кино» номинациясендә җиңүчегә – 200 мең сум, «Старт» номинациясендә 150 мең сум биреләчәк. Россия кинокомпанияләренең берсе гамәлгә куйган «Мама-мелодрама» махсус номинациясендә иң яхшы проект авторы өчен тагын 150 мең сум каралган.

«Кино вакыты» төбәк кинопроектлары питчингы РФ Мәдәният инициативалары фонды ярдәме белән «Алтын тәлинкә» III төбәкара кино премиясе кысаларында узачак.

Барлык яңалыклар